Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.08.2022, 11:31

Россиядә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә рәтләре Шәһәр көнендә Казан Кремле янында оештырылды

«Я и есть Татарстан» ярминкәсендә рекорд куелды, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка тиешле сертификат тапшырылды.

Фото: ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә Кремль диварлары янында Россиядә үзмәшгульләрнең иң озын сәүдә рәтләре оештырылды, аның озынлыгы 245,5 метр тәшкил итте. «Я и есть Татарстан» ярминкәсендә рекорд куелды, ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов тиешле сертификат алды.

«Без махсус салым режимын кертү буенча экспериментның – 2019 елда башланган профессиональ керемгә салымның уңышлы булуын күрәбез. Бүген республика илдә алдынгы позицияләрнең берсен били, һәм бу шул исәптән Татарстанда яшәүче 208 меңнән артык үзмәшгульләребезнең дә өлеше. Бу чик түгел, без көн саен үз эшләрен башларга карар кылган халыкның үсүен күзәтәбез», - дип сөйләде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Сәүдә мәйданчыгында агач, күн, фарфор савыт-саба, бизәнү әйберләре, уенчыклар, өй декоры әйберләре һәм башка Татарстан үзмәшгульләренең продукциясе тәкъдим ителде, аларның саны 300 кешедән артып китте, дип хәбәр иттеләр Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Зур күләмле ярминкәләр ярдәмендә Татарстан үзмәшгульләре үзләре турында сөйли, шулай ук яңа клиентлар һәм фикердәшләр таба ала. Мондый чаралар дүртенче ел рәттән ТР Икътисад министрлыгы, Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фонды һәм «Минем бизнес» үзәге ярдәме белән үткәрелә.

Исегезгә төшерәбез, «Я и есть Татарстан» ярминкәсеннән тыш, кичә Казанда үзмәшгульләр өчен Kazan bazar форумы да узды. Чара программасына мастер-класслар, стратегик маркетинг буенча лекцияләр һәм башкалар керде.

Барлык яңалыклар