В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Носки һәм банкалы тозлаган әйберләр бәйрәмгә бирелгән иң начар күчтәнәчләр рейтингына керделәр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче декабрь). Сораштыруда катнашкан казанлыларның 20% ы Яңа елга иң кирәкле бүләк дип тәм-томнарны атады. Тагын 15% ы акча алырга тели. Аларның фикеренчә, носки бәйрәмгә иң начар бүләк булып тора, респондентларның 11% ы шул ук исемлеккә банкалы тозлаган кыяр һәм башка тозлы ризыкларны керткән. Тагын 10% ы бүләк итеп душ өчен юыну чараларын кирәксез дип атаган, ә 8% ы мунча кирәк-яракларын уңышсыз сувенир дип санаган. Сораштыру декабрьдә Россиянең 18 яшьтән өлкәнрәк 4200 гражданы арасында үткәрелгән.
Казанлыларның яртысыннан артыгы (респондентларның 68% ы) туганнарына Яңа ел бүләкләре бирергә ниятли. Алар арасында өстәлгә куяр өчен сыйлар (35%), косметика һәм парфюмерия (34%), уенчыклар, пазллар һәм өстәл уеннары (30%), тәм-томнар (29%), театрга яки концертка билетлар (23%), яңа ел сувенирлары һәм киләсе ел символикасы (10%) популяр булып чыккан.
Сораштыруда катнашучыларның яртысы, бүләкләрне сайлаганда ялгышмас өчен, якыннары өстенлек биргән әйберләр белән алдан кызыксына. Респондентларның чиреге үз туганнарын бик яхшы белә дип ышана. Казанлыларның тагын 22% ы үз зәвыгына карап бүләкләр сайлый.
Еш кына бүләккә респондентлар ел символикасын (26%), конфетлар һәм акчалар (17%) ала.
«Яндекс путешествия» сервисы хәбәр иткәнчә, казанлыларның 40% ы диярлек якыннарына бүләк тапшыру өчен башка шәһәргә яки илгә китәчәк. ТР башкаласыннан аларның 30% ы поезд белән барачак, 25% ы автобусны өстен күрә, 19% ы электричкада, тагын 13% ы самолетта, ә һәр унынчысы автомобиль сайлый.