Атна эчендә шәһәрдә 355 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 355 бала (176 малай һәм 179 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 18 яшь булса, иң өлкәненә – 43. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 52. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 1300 һәм 4930 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Элина, Арина, Әмир, Тимур, Милана, Эльза, Кәрим, Александр. Сирәк кушылган исемнәр: Игнат, Афина, Алексия, Лаврентий, Савва, Татьяна, Ефрем, Назыйм, Леон, Ризат, Аннэт һәм Дилия.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 164 пар никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.