В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада Казанда 454 бала дөньяга килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июль). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 454 бала тууы теркәлгән: 240 малай һәм 214 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 21. Иң өлкән әнинең яше – 48, иң өлкән әтинең яше - 61. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 1620 грамм булса, ә иң авыры - 4700 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Әмир, Милана, Мәликә, Тимур, Кәрим, Артур, Камил, Самирә, Әскәр, Алисә, Азалия, Артем, Ева, Ләйлә һәм Ульяна. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Сөләйман, Иван, Илназар, Эмма, Кир, Даян, Сальман, Руфина, Юстина, Оливия, Алим, Ариэлла, Афина, Гыймран, Киара, Мирэль, Стефания, Тамерлан.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 274 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.