Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 157 малай һәм 164 кыз бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче октябрь). Узган атнада Казан гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 321 бала тууы теркәлгән: 157 малай һәм 164 кыз.
Иң яшь әнигә - 18, иң яшь әтигә - 20 яшь. Иң өлкән әнинең яше – 42, иң өлкән әтинең яше - 51.
Бу атнада кушылган балалар исемнәре арасында иң популярлары түбәндәгеләр булды: Тимур, Алисә, Әминә, София, Александр. Ата-аналар үз сабыйларын атаган иң сирәк исемнәр: Зара, Валентина, Петр, Җәлил, Бьянка, Милагрос, Марианна, Теона.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 197 пар үз никахларын теркәгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.