Беренче тапкыр мәдәни-белем бирү проекты 2014 елда гамәлгә ашырылды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче май). 22-нче майда Казанда «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика конкурсының шәһәр этабына нәтиҗәләр ясалачак. Бәйрәмдә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр, шулай ук үз балаларының мәдәни программасына аеруча актив ярдәм иткән ата-аналарны бүләкләячәкләр.
Шулай ук биредә конкурсның яшь җиңүчеләренә Л.Н.Толстой дәүләт музее фондларыннан уникаль материалларга нигезләнгән «Сакалсыз Толстой» күргәзмәсен тәкъдим итәчәкләр. Чара балаларны чиксез космос киңлегенең яшь тикшеренүчесе, Валли исемле малай белән таныштырачак «Маугли дикой планеты» мультипликацион фильмын күрсәтү белән тәмамланачак.
«Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» республика конкурсының шәһәр этабы җиңүчеләрен бүләкләү 12.30 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында башланачак, дип хәбәр итә шәһәрнең Мәдәният идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, «Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты беренче тапкыр 2014 елда тормышка ашырылды. 2016 елда аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады һәм республиканың барлык башлангыч мәктәпләренә «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге» проекты буларак таратты. Чараның максаты - укучыларны шәһәрнең мәдәният учреждениеләре (музейлар, театрлар, китапханәләр) белән таныштыру. 2018-2019 уку елында «Мәктәп укучысының мәдәни көндәлеге»н Казанның башлангыч сыйныфларында укучы 60168 бала алды.