В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң борынгы экземпляр – Готфрид-Энгельберт Андерсның 1831 елда Никколо Паганинига багышланган әсәре
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче октябрь). ТР Милли китапханәсе «Саклаучылар» экскурсиясен башлап җибәрә. Оештыручылар кунакларны «сәхнә артына» алып керәчәк һәм хезмәткәрләр белән таныштырачак. Экскурсиянең төп моментларының берсе китап саклагычка керү булачак, анда китапларның сирәк һәм борынгы экземплярлары саклана.
Китапханәдә барлыгы миллионга якын китап урнаштырылган. Иң борынгы экземпляр – Готфрид-Энгельберт Андерсның 1831 елда чыккан «Николай Паганини, аның тормышы, аның тышкы кыяфәте һәм сәнгатенең сере турында берничә сүз» әсәре.
Шулай ук экскурсантлар хат яза һәм «киләчәккә җибәрә» ала. Ул 10 елга мөһерләнәчәк, дип хәбәр иттеләр китапханәдә.
Экскурсия 14 нче октябрьдә узачак. Башлану вакыты: 16:00. Чара түләүле.