Аларга «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты буенча ярдәм күрсәтеләчәк
Фото: Марат Мөгыйнов
Сәүдә Җиңү проспекты, 141 адресы буенча оештырыла. Мәйданчыкта агачтан һәм күннән ясалган әйберләр, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продуктлары, уенчыклар, йорт декоры һәм башка күп нәрсәләр сатып алырга мөмкин булачак.
Ярминкәләр түбәндәге даталарда узачак:
11-17 нче март;
18-24 нче март;
25-31 нче март;
1-7 нче апрель.
Ярминкәләрдә катнашу өчен гаризалар МСП.РФ цифрлы платформасында кабул ителә, дип хәбәр итә Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте. Тулырак мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин: +7(843)524-90-90.
Бушлай сәүдә урыннары Россия президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында биреләчәк.
Элегрәк үзмәшгульләр үз продукцияләрен «КышДаКар-фест» кышкы фестивалендә тәкъдим иттеләр, ул Бауман урамында һәм Киров бакчасында оештырылды. Сатып алучылар 20 ярминкә йортыннан фермер продуктлары, кул эшләнмәләре һәм бизәнү әйберләре сатып ала алды. 11 көн эчендә фестивальгә 30 меңнән артык кеше килде.