В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашу өчен (843) 557-76-10 телефоны буенча заявка бирергә кирәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Үзмәшгуль казанлыларны Аккош күле территориясендәге Сабантуйда үз эшчәнлеген тәкъдим итәргә чакыралар.
23-нче июньдә махсус әзерләнгән зонада эшмәкәрләр үзләренең эшчәнлек юнәлешләрен тәкъдим итә, үз продукциясен сата, шулай ук Киров һәм Мәскәү районнары администрациясеннән һәм «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасыннан хәйрия акцияләрендә катнаша алачаклар.
Катнашу өчен тулы исем, физик затның ИНН номерын, эшчәнлек юнәлешен һәм элемтә өчен телефон номерын атап (843) 557-76-10 телефоны буенча заявка бирергә кирәк. Катнашу бушлай, дип ассызыклый оештыручылар.
Исегезгә төшерәбез, быел татар халкының милли бәйрәме дүрт мәйданчыкта билгеләп үтеләчәк.