Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.02.2021, 13:23

Үзмәшгуль казанлылар кече һәм урта эшмәкәрлек белән беррәттән милек ярдәменә дәгъва итә ала

Шәһәр Думасы депутатлары муниципаль милекне арендага бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертте.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче февраль, Зилә Гайфи). Казан шәһәре Думасы депутатлары муниципаль милекне арендага бирү тәртибе турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертте. Ул, ташламалы аренда шартларында, эшмәкәрләргә намуслы нигездә файдалануга бирелә торган өченче затларның хокукларыннан азат булган объектлар исемлегенә кагыла. Бу хактагы карар бүген Ратушада узган Казан Думасының IV сессиясендә кабул ителде.

Арендалау килешүләре аукционнар уздырганнан соң төзелә. Шәһәр Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов түләү күләме һәм объектларны арендага бирү сроклары турында җентекләбрәк сөйләде. Мәсәлән, аренда түләвенең башлангыч күләме базар бәясен бәяләү турындагы хисап нигезендә билгеләнә. Түләү торглар үткәрү барышында барлыкка килгән күләмдә билгеләнә. Срокларга килгәндә, килешү 5 елга төзелә. Беренче һәм икенче елларда арендага алучы түләүне кертмәскә мөмкин, аннан соңгы елларда түләү 25%, 50% һәм 75% күләмендә башкарыла. Яңа вакытка исемлеккә кертелгән биналарны арендалау шартнамәсен төзегәндә, аренда түләве арендага алучы тарафыннан, биш еллык срок узганнан соң, йөз процент күләмендә кертелә. Исемлеккә кертелгән җир участокларына аренда түләүләре буенча ташламалар кагылмый.

Ренат Галәветдинов сүзләренә караганда, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турындагы федераль законга үзгәрешләр кертелде. «Алар, шул исәптән, шәхси эшмәкәр булмаган һәм махсус салым режимын кулланучы (һөнәри керем салымы) мөлкәти, физик затларга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтүгә юнәлдерелгән», – дип аңлатты ул. Бу категориягә үз-үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнар керә. Хәзер алар кече һәм урта эшмәкәрлек белән беррәттән мөлкәт ярдәменә дәгъва итә ала.

Р.Галәветдинов шулай ук, еллык субаренда түләвен билгеләү буенча хисапларны түләү чыгымнары Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты аша арендага бирүчегә түгел, ә биналарны арендага алучыга йөкли торган норма кертеләчәге турында хәбәр итте. Гаризаларны карау срокларын оптимальләштерү һәм документлар исемлеген үзгәртү планлаштырыла. Шул рәвешле, болар барысы да бюджет акчаларын янга калдырырга, дәүләттән мөлкәти ярдәм алучылар даирәсен киңәйтергә һәм гариза бирүне гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Фоторепортаж
Дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының IV сессиясе, 05.02.20021
Барлык яңалыклар