Кышкы фестиваль 23 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр ике мәйданчыкта узачак.
Фото: Денис Гордийко
Туризмны үстерү комитеты хәбәр иткәнчә, фестиваль 23 нче декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр – «Казан» гаилә үзәге янындагы төп шәһәр чыршысы янәшәсендә, 30 нчы декабрьдән 8 нче гыйнварга кадәр Бауман урамында узачак.
Эшмәкәрләр, үзмәшгульләр һәм фермерлар өчен 19 павильон урнаштырачаклар, анда алар үз продукцияләрен тәкъдим итә һәм сәүдә итә алачак. Шәһәр халкы һәм кунакларының ярминкәдә якыннары өчен бүләкләр алу, мастер-классларда һәм конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак.
Гаризаны алдан сылтама буенча калдырырга кирәк.