Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2020, 11:05

Казан федераль университетының иң өлкән абитуриентына - 63 яшь

Барлыгы югары уку йортына 71 меңнән артык гариза бирелгән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казан федераль университетының иң өлкән абитуриентына - 63 яшь. Демьян Тураев «Дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре менеджменты» программасы буенча Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институты магистратурасына гариза биргән. Ул читтән торып укырга планлаштыра.

КФУның Медиакоммуникацияләр үзәге хәбәр иткәнчә, Казан федераль университетына 71 меңнән артык гариза бирелгән. Шулардан бюджет нигезендә укуны 45 меңнән артык абитуриент сайлаган, контракт нигезендә белем алуны - 25 меңнән артык кеше.

Иң югары конкурс - 1 урынга 16,3 кеше - КФУның юридик факультетында күзәтелә. Алга таба 13,24 күрсәткече белән Идарә, икътисад һәм финанслар институты тора. Өченче урында - 11,4 күрсәткече белән Халыкара мөнәсәбәтләр институты. Югары уку йортында бюджет нигезендә укуда иң популяр юнәлешләргә лингвистика, IT, икътисад, юриспруденция һәм медицина керә.

БДИ нәтиҗәләре буенча керә торган абитуриентларның гаризалары 18-нче августка кадәр кабул ителә. Әгәр дә абитуриент документларны җибәргәндә кыенлыклар кичерә икән, ул аларны кабул итү комиссиясенә шәхсән тапшырырга мөмкин. Үзең белән битлек һәм перчатка алырга кирәк.

Университетка кабул ителү турындагы беренче боерык 22-нче августта басылып чыгачак - исемлеккә квота буенча килүче инвалидлар, ятимнәр һәм «максат» буенча килгән укучылар керәчәк. Икенче боерык 24-нче августта чыгачак: төп бюджет урыннарына керә торган абитуриентларның 80%-ы кабул ителәчәк. 26-нчы августта бюджет нигезендә укуга кабул ителү турында тагын бер боерык чыгачак.

Барлык яңалыклар