Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2024, 21:47

Казанда БРИКС саммиты Владимир Путин катнашында ачылды

Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында концерт һәм төшке аш оештырылды

Казанда Россия президенты Владимир Путин катнашында XVI БРИКС саммиты рәсми рәвештә башланды. Делегация башлыклары өчен шәһәр Ратушасында рәсми булмаган төшке аш һәм концерт оештырылды.

Очрашуда КХР рәисе Си Цзиньпин, Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди, Көньяк Африка республикасы президенты Матамела Сирил Рамафоса, Мисыр президенты Абдельфаттах Сиси һәм башкалар булды. Чит ил лидерларын төшке аш алдыннан шәхсән Владимир Путин каршы алды.

Казан кунакларына концерт күрсәттеләр, анда Иван Никифорчин җитәкчелегендәге «Рус халык музыкасы академиясе» камера оркестры чыгыш ясады. Скрипкада Лука Моромов уйный, ә трубада – Семен Саломатников. Музыкантлар Марк Фрадкинның «Течет река Волга» композициясен, «Калинка» рус халык композициясен, «Волшебная музыка БРИКС» музыка җыелмасын башкардылар.

Кремль сайтында искә төшерүләренчә, саммитның беренче көнендә Владимир Путин берничә ике яклы очрашу уздырган. Сөйләшүләр алдагы ике көндә дә дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, БРИКС саммиты Казанда 22—24 октябрь көннәрендә дәвам итәчәк. Иртәгә утырышлар тар һәм киңәйтелгән составларда планлаштырылган. Аннары делегация башлыкларының рәсми очрашу һәм тантаналы кабул итү тантанасы узачак. 24 октябрьдә «аутрич» һәм «БРИКС плюс» форматларында пленар утырышлар узачак. Саммит Владимир Путинның матбугат конференциясе белән тәмамланачак.

Саммитта катнашучылар Казанга килүләрен дәвам итәләр. Барлыгы, соңгы мәгълүматларга караганда, шәһәр 36 ил һәм алты халыкара оешма вәкилләрен кабул итәчәк. Шул ук вакытта 22 делегацияне дәүләт лидерлары җитәкләячәк.
Барлык яңалыклар