В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан Республикасы Президенты Кубогы Көньяк Корея Сеулында узачак дөнья чемпионатына башлангыч турнир булып тора.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). 3-6-нчы октябрьдә Казанда самбо буенча ТР Президенты кубогына III Халыкара «А» категориясе турниры узачак.
Турнирда 20-дән артык илдән иң көчле спортчылар катнашачак: Әрмәнстан, Беларусь, Болгария, Германия, Греция, Италия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Латвия, Литва, Молдавия, Монголия, Россия, Румыния, Сербия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Франция, Хорватия һәм башкалар. Турнир 27 авырлык категориясендә узачак.
Татарстан Республикасы Президенты Кубогы Сеул шәһәрендә (Көньяк Корея) узачак самбо буенча дөнья чемпионатына башлангыч турнир булып тора.
Ярышлар 4-нче октябрь 18.00 сәгатьтә «Ак Барс» Көрәш сараенда ачыла. Программада артистлар чыгышы, призлар һәм конкурслар булачак, дип хәбәр итә ТР Самбо федерациясе матбугат хезмәте.