Казанда “Краса студенчества – 2018” конкурсының финалы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Пенза студенты Алинә Зарейник «Россия студентлары гүзәле» V Милли талант бәйгесендә гран-прига лаек булды. Конкурсның финалы кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә узды.
Быел конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында катнашу өчен илнең 46 субъектыннан 140 гариза бирелгән иде. Илнең 40 төбәгеннән 70 студент кыз Казанда узган финал этабына чакырылган иде. Конкурсның суперфиналына 12 студент чыкты. Алар арасында Казан федераль университетының исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтының өченче курс студенты, “Мисс Татарстан” һәм “Мисс КФУ" матурлык конкурсларында катнашучы Полина Горюнова да бар.
Финалда конкурста катнашучылар берничә сынау уздылар-иҗади номерлар күрсәттеләр, театральләштерелгән дефиле белән чыктылар, ә интеллектуаль бәйгедә көтелмәгән сорауларга җавап бирә белүләрен күрсәттеләр.
Жюри карары буенча төп таҗга, аның белән бергә “Россия студентлары гүзәле – 2018” титулына Пенза дәүләт университеты студенты Алина Зарейник лаек булды. Кыз нәфис гимнастика буенча Россиянең спорт мастеры, эстетик гимнастика буенча тренер булып тора. 2015 елда Алинә Зарейник Россия студентларының беренче вице-миссы һәм ике тапкыр “Россия Студентлар язы” фестивале лауреаты булды.