Быел Казанда 18 парк, сквер һәм туристик зоналар төзекләндерелә, шуларның сигезе — БРИКС илләре саммитына. Иҗтимагый киңлекләрдә җәяү йөрү юллары, коймалар, яктырту системалары, парк җиһазлары яңартыла, агач һәм куаклар утыртыла.
Аларның күбесендә эшләр башланган яки тәмамланган инде. Беренче тәмамланган объект Котельников скверы булды.
Меңьеллык паркында, төп эшләрдән тыш, фонтанны рәткә китергәннәр һәм Зилант скульптураларын тергезгәннәр, ә тимер койма урынына тере койма утыртканнар.
Булак ермагында биеклеге 15 метрга кадәр җиткән кичке яктырткычлары булган 56 йөзүче фонтан урнаштырылган. Ермак буйлап һәм күперләрдә 4 мең яктырткычтан торган сәнгать-архитектура утларын урнаштырдылар.
Бауман урамында Астрономия урамыннан алып «Кремль» метро станциясенә кадәр бер чакрым җирне тергезделәр.
Меңьеллык мәйданында 4,5 га территорияне төзекләндерделәр һәм яшелләндерделәр. Биредә шулай ук 11,5 мең кизил куагыннан өч рәтле тере койма утырттылар, ә 17 мең петуния чәчәге яңартылган «Йөрәкләр» чәчәкле җыелмасын бизәде.
Коротченко урамындагы сквер Үзәк универсаль кибете буйлап проектлана торган бульварның беренче участогы булды. Территория Сәет Галиев урамыннан Мәскәү урамына кадәр җәелгән. Биредә җәяүлеләр юлы һәм яңа ял зонасы оештырылган.
Горький исемендәге паркта быел һәйкәл, җир асты кичүе һәм икенче тукталыш күшәге яңартыла. Ершов урамы ягыннан "Хезмәт резервлары" стадионында яңа койма урнаштырачаклар.
Оренбург трактында халыкара аэропорттан чыкканда 5,5 метр биеклектәге һәм 28 метр киңлектәге «Казан» масштаблы стеласы урнаштырылачак.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында 2021 елда башланган Татарстан Республикасы төзелеш тармагы төзелүнең 100 еллыгы скверын төзекләндерү тәмамланачак. Быел тыныч ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен зоналар һәм балалар өчен уен мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
«Казан-2» тимер юл вокзалы янындагы скверны, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләргә җайлаштырылган Серов урамындагы бульварны, Зәңгәр күл янын төзекләндерү дәвам итә.
Зур акчарлак күле территориясендә әзерлек эшләре башланган. Биредә эскәмияләр белән ял итү зонасы, күзәтү мәйданчыгы, пирс, кафе, җәмәгать бәдрәфе булган күшәк һәм Адоратский урамына таба яңа җәяүлеләр юлы барлыкка киләчәк.
Яңа ял зонасы Бутлеров һәм Толстой урамнары чатында А.Вишневский һәйкәле янында төзекләндереләчәк.
Петров паркында реконструкция җылылык челтәрләрен алыштыруны да үз эченә ала. Төп ремонт эшләреннән тыш, монда балалар мәйданчыкларын яңартачаклар.
Казансу яр буенда яңа балалар паркы төзелә. Анда Казанда иң зур балалар мәйданчыгы булдырылачак, фонтан төзиячәкләр, табигый лабиринт утыртачаклар, 2 меңнән 8 меңгә кадәр кеше сыйдырышлы вакыйгалы зона оештыралар, мастер-класслар өчен күшәк һәм иҗтимагый бәдрәф урнаштырачаклар.
Балалар паркы Фукс бакчасы белән тоташтырылачак. Моның өчен тау битендәге баскычны киңрәк итәчәкләр һәм пандус өстәячәкләр, өстәлләр һәм урындыклар белән ял итү зоналары булдырачаклар. Өстәмә рәвештә дару-хуш исле үләннәр һәм чәчәкләр, куаклар һәм агачлар утыртачаклар.
Камал исемендәге театр бинасының территориясе төзекләндерелә башлады. Биредә театраль мәйдан һәм бакча, амфитеатр, балалар зонасы һәм Кабан күленә керү мөмкинлеге булдыру өчен пирс барлыкка киләчәк.