Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 19.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 382 бала тууы теркәлгән: 201 малай һәм 181 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 18, иң яшь әтинеке – 19. Иң өлкән әнинең яше – 43, иң өлкән әтинең яше - 53.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Тимур, Ясминә, Әмир, Кәрим һәм Анастасия. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Сафият, Сәйдәш, Аглая, Лука, Златослава, Селена, Нэя, Амань һәм Кир.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 233 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.