26-нчы июнь көнне татар милли бәйрәме Татарстан Республикасы башкаласында биш мәйданчыкта узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь). 26-нчы июнь көнне Казанда Сабантуй биш мәйданчыкта узачак. Бәйрәмнең төп урыны Мирный бистәсендәге Каенлык булачак. Шулай ук беренче тапкыр кичке яшьләр «Яңа сабан туе» «Урам» экстрим-паркында узачак. Барлык чаралар санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү белән планлаштырылган. Кергәндә термометрия башкарылачак, шәһәр халкына үзләре белән медицина битлекләре кирәк. Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте таләпләре буенча тамашачылар трибуналары яртылаш тулачак, шуңа күрә Сабантуйга килергә теләүчеләргә бәйрәм итү урынына алдан ук килергә киңәш ителә.
Бәйрәм 10:00 сәгатьтә берьюлы өч мәйданчыкта башлана: Мирный һәм Дәрвишләр бистәләрендә, Аккош күленең урман-парк зонасында.
Мирный бистәсенең үзәк мәйданында бөтен республиканың иң яхшы бию һәм вокал коллективлары, татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Алар арасында Ришат Төхвәтуллин, Данир Сабиров, Салават һәм Гүзәл Миңнехановлар, «Казан егетләре» төркеме һәм башкалар. Мирныйда традицион спорт ярышларыннан тыш көч экстримы, халык уеннары ярышлары узачак. Көрәш буенча ярышларда Казанның һәм Татарстанның иң яхшы батырлары катнашачак.
Дәрвишләр бистәсендә барлык теләүчеләр дә «Идел буе халыклары уеннары» мәйданчыгында халык уеннары атмосферасына чума, шулай ук призлар уйнатуда катнаша алачак. Һөнәрчеләр эше белән «Осталар шәһәре» тематик зонасында танышырга мөмкин булачак. Дәрвишләр бистәсендәге концерт программасының хедлайнеры татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова булачак.
Аккош күленең урман-парк зонасында халык хуҗалыклары эшләячәк, спорт ярышлары узачак, татар эстрадасы артистлары чыгышы планлаштырылган. Программада – конкурслар, милли кухня эшләнмәләре ярминкәсе, интерактив күңел ачу һәм зур экрандагы халык караокесы форматында концерт программасы.
Теләгән һәркем үзен милли конкурсларда һәм ярышларда сынап карый алачак, алар арасында гер күтәрү, баганага менү, агач кисү, чүлмәк вату, көянтә белән йөгерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, катык салынган чүлмәктән акча эзләү, аркан тарту һәм башкалар. Бәйрәмдә һәр мәйданчыкта кабатланмас атмосфера тудырачак милли ишегаллары оештырылачак.
Сабантуйның барлык мәйданчыклары да якынча 16:00 сәгатькә кадәр, бәйрәмнең абсолют батырлары билгеләнгәнче эшләячәк.
Халык күңел ачулары белән традицион ат спорты бәйрәме Казан ипподромы территориясендә узачак. Алар арасында 12 чабыш һәм токымлы атлар узышы концерт программасы белән үрелеп барачак. Ипподромда бәйрәм 14:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәм лотереясы кысаларында кунаклар арасында призлар уйнатылачак.
Быел «Яңа Сабантуй» халык бәйрәменең яңа форматы «Урам» экстрим-паркында тәкъдим ителәчәк. Яшьләр программасы 16:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Мәдәният идарәсе.
Бәйрәм чараларын күрү өчен казанлыларга һәм Татарстан Республикасы башкаласы кунакларына җәмәгать транспорты хезмәтләреннән файдаланырга тәкъдим ителә. Сабантуй көнендә транспорт хезмәте махсус схема буенча оештырылачак.
Мирный бистәсендәге Каенлыкка махсус автобус маршрутлары белән дүрт тукталыш пунктыннан барып җитәргә мөмкин: «Җиңү проспекты станциясе», «10 микрорайон», «Филармония концертлар залы» Павлюхин урамындагы «Глазунов урамы» (Теплоконтроль).
Автобуслар 8: 00 сәгатьтән барлык бәйрәм чаралары тәмамланганчы йөриячәк. Юл йөрү өчен түләү шәһәр эчендәге гадәти тариф буенча башкарылачак. Моннан тыш, Мирный Сабан туена Казан-1 станциясеннән электропоездда килергә мөмкин булачак.
Аккош күленең урман-парк зонасына кадәр Горький Шоссесындагы «Мегастрой» универмагыннан төп мәйданга кадәр йөри торган бушлай автобусларда барып җитәргә мөмкин булачак.
Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкка йөрүче бушлай шаттлда барып җитәргә мөмкин булачак:
«Казанькомпрессормаш» АҖ парковкасыннан (Халитов урамы, 1);
«Мега» сәүдә үзәге парковкасыннан (Җиңү проспекты, 141);
«Ак Барс Арена» парковкасыннан (Х.Ямашев проспекты, 115а).
Сабан туен үткәрү көнендә юл хәрәкәте оештыру өлешчә үзгәрәчәк. 5:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Урман шәһәрчегеннән Ферма шоссесына кадәр автомобиль юлы буйлап берьяклы хәрәкәт оештырылачак. «Урман шәһәрчеге» торак комплексында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен, Бертуган Батталовлар урамы буенча Оренбург тракты ягына чыгу мөмкинлеге булган ике яклы хәрәкәт сакланачак. Шул ук вакытта Дәрвишләр бистәсендә Мир урамыннан Солидарность урамына кадәр берьяклы хәрәкәт оештырылачак.