Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.06.2024, 15:00

Казанда Сабантуй быел өч мәйданда узачак

ТР башкаласы милли бәйрәм белән бер рәттән БРИКС Уеннарының һәм балалар фольклориадасын ябылу тантаналарын үткәрәчәк

Казанда Сабантуй 23 июньдә өч мәйданда – Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 да башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Быел Сабантуйны бәйрәм итүнең үзенчәлеге шунда ки, ул БРИКС Уеннарының (ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр узачак) һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерәчәк (19 июньнән 23 июньгә кадәр булачак).

Сабантуйда театральләштерелгән пролог, узган ел кебек үк, IX–X йөзләрдәге Болгар дәүләтенең тарихына багышланачак. Спикер сөйләгәнчә, вакыйгалар легенда буенча борынгы дәүләтнең чик буе җирлегендә җәеләчәк. «Узган ел кебек үк состав. Бу тарихның дәвамы булачак», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. Бәйрәм программасында катнашучы артистлар өчен мәҗбүри таләпләр – милли киемнәрдән сәхнәгә чыгу һәм фонограммадан башка җырлау.

 

Барлык яңалыклар

Казанда Сабантуй быел өч мәйданда узачак

<p> Казанда Сабантуй 23 июньдә өч мәйданда – Мирный бистәсенең каенлыгында, Дәрвишләр бистәсенең торак массивында һәм Аккош урман паркында узачак. Бәйрәм чаралары 9:30 да башлана. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте. </p> <p> Быел Сабантуйны бәйрәм итүнең үзенчәлеге шунда ки, ул БРИКС Уеннарының (ярышлар 12 июньнән 23 июньгә кадәр узачак) һәм Бөтенроссия балалар фольклориадасының ябылу тантаналарын берләштерәчәк (19 июньнән 23 июньгә кадәр булачак). </p> <p> Сабантуйда театральләштерелгән пролог, узган ел кебек үк, IX–X йөзләрдәге Болгар дәүләтенең тарихына багышланачак. Спикер сөйләгәнчә, вакыйгалар легенда буенча борынгы дәүләтнең чик буе җирлегендә җәеләчәк. «Узган ел кебек үк состав. Бу тарихның дәвамы булачак», – дип ассызыклады Гүзәл Сәгыйтова. Бәйрәм программасында катнашучы артистлар өчен мәҗбүри таләпләр – милли киемнәрдән сәхнәгә чыгу һәм фонограммадан башка җырлау. </p> <p>   </p>