В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Татар халык бәйрәме Сабантуй 23 июньдә Казанда узачак. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
Татарстан Республикасы авыл торак пунктларында, район үзәкләрендә Сабантуй 8-9 июньдә, Яр Чаллыда һәм Түбән Камада 16 июньдә узачак.
Узган ел Казанда Сабантуй бәйрәме уңаеннан үткәрелгән чараларда 218 меңгә якын кеше катнашты. Бәйрәм берничә мәйданчыкта узды - Мирный бистәсендәге Каенлыкта һәм Якты Аккош күле янындагы урман паркында, шулай ук Казан ипподромында ат чабышлары узды.