В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чараны санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп оештырачаклар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU( 19-нчы май). Казанда татар халык бәйрәме Сабантуй 26-нчы июнь көнне узачак. Тиешле указга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
Республиканың авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә бәйрәм 12-13-нче июнь көннәрендә, Яр Чаллыда 19-нчы июньдә узачак.
Бәйрәм чаралары коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә билгеләнгән чикләү чараларын үтәү белән оештырылачак, диелә документта.
Исегезгә төшерәбез, узган ел коронавирус пандемиясе аркасында татарстанлылар Сабантуйны онлайн режимда билгеләп үтте.