В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). 2022 елда Татарстанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуйны бәйрәм итү датасы итеп 19 нчы июнь билгеләнде. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тиешле указга кул куйды.
Документ нигезендә, ТР авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә, бәйрәм 11-13 нче июньдә, Яр Чаллыда 18 нче июньдә узачак.
Сабантуй – күркәм гореф-гадәтләрне, җыр-биюләрне, халык уеннарын берләштерүче татар халкының төп милли бәйрәме. Элегрәк вакытта Сабантуй язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә (апрель азагында) билгеләп үтелгән, ә хәзер исә – алар тәмамлану хөрмәтенә (июнь аенда).