В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Корстон» ягындагы җәмәгать транспортын көтү пункты элеккеге урынына кайтачак, ә каршы яктагы тукталыш үзәк ягына таба бераз күчәчәк
Фото: Денис Гордийко
Икенче яктагы иске павильон үз чиратында тулысынча сүтеләчәк, ә аның янындагы ике хәрәкәт полосасы ябылачак. Вакытлыча павильонны Карл Маркс урамына 100 метрга якынрак урнаштырачаклар.
Җир асты кичүе тулысынча реконструкцияләнәчәк. Яңгыр сулары үтеп керүне булдырмас өчен, нигез тулысынча сүтеләчәк. Су һәм канализация челтәрләре дә өлешчә күчереп салыначак. Корылма, каршы яктагысы кебек үк, гранит белән тышланачак. Барлык эшләрне 16 нчы июньгә тәмамлау планлаштырыла.
Эшләрнең заказчысы – ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе, генераль подрядчы – «Шәһәрне төзекләндерү» МУП.
Исегезгә төшерәбез, Горький паркы ягындагы җәмәгать транспорты тукталышының яңа павильоны халык арасында популяр булган җәмәгать киңлегенең керү зонасын төзекләндерү белән бәйле эшләр кысаларында узган елның ноябрендә төзелде. Территориядә җәяүлеләр өчен юллар өслеге яңартылган, куаклар һәм күпьеллык үсемлекләр утыртылган, яңа кече архитектура формалары (эскәмияләр, урналар һәм кояштан саклаучы зонтлар) урнаштырылган, Н.Ершов урамы буйлап велосипедчылар юлы тәртипкә китерелән һәм яктырту баганалары алыштырылган. Янәшәдә җир асты парковкасы урнашу һәм территориядә инженерлык челтәрләренең күплеге эшне катлауландырган.
Яңа тукталыш павильонының зур тәрәзәләре аша парк каршындагы төзекләндерелгән мәйдан белән сокланырга мөмкин.