Казанда берничә урам буйлап транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Участокларда газүткәргеч боҗрасы узачак.
18 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Школьная урамындагы 43 нче йортның транспорт юлы өлешчә ябылачак.
21 ноябрьдән 23 ноябрьгә кадәр Торфяная урамындагы 17 нче һәм Колхоз урамындагы 26 нчы йорт янәшәсендә юл тулысынча ябылачак.
24—26 ноябрь көннәрендә автомобильләр Школьная урамындагы 1 нче йорт яныннан һәм Гагарин урамындагы 25 нче йорт яныннан уза алмаячак.
27 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр Школьная урамындагы 5 нче йорт янында һәм Гагарин урамындагы 25 нче йорт янында машина йөрү мөмкинлеге булмаячак.
1 декабрьдән 3 декабрьгә кадәр транспорт хәрәкәте Школьная урамындагы 1 нче йорт янында һәм Ленин урамындагы 24 нче йорт янында чикләнәчәк.
4 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Садовая һәм Ивовая урамнары киселешендә Җиңү урамына юл тулысынча ябылачак, ә 7 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр – Колхоз һәм Торфяная урамнары киселешендә, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.