Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2025, 14:18

Гыйнвардан Казан мәктәпләрендә кайнар ризык бәясе индексацияләнә

Мәктәптә туклану бәясе 2-4 сумга артачак

Денис Гордийко фотосы

Казан мәктәпләрендә көн дәвамында тәкъдим ителә торган туклану ризыклары бәясе гыйнвардан уртача 2–4 сумга артачак. Гыйнвардан ирекле сайлап алу ризыклары – 93 сум (моңа кадәр 89 сум булган), комплекс – 66 сум (моңа кадәр 63 сум булган), иртәнге яки төшке аш – 45 сум (моңа кадәр 43 сум булган), аш шулпасы – 21 сум (моңа кадәр 20 сум булган) булачак.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы тапкыр мәктәп ризыкларына бәя 2025 елның гыйнварында үзгәргән иде. Россия Үзәк банкы фаразлары буенча 2025 елда илдә инфляция 7 процентны тәшкил итәчәк.

Казанда мәктәп ризыкларына бәяләр 4,5-5 процентка арта, әмма бу куллану бәяләре үсешеннән түбәнрәк күрсәткеч. Бәяләрнең түбәнрәк булуына җитештерүчеләрдән тендерлар аша зур күләмдә продуктлар сатып алу нәтиҗәсендә ирешелә.

Исегезгә төшерәбез, башлангыч мәктәп укучыларының барысы да, ә бу агымдагы уку елында 77 мең кеше дигән сүз, башлангыч сыйныф укучыларын түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итү буенча федераль программа кысаларында түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, Казан бюджетыннан максатчан финанслау чаралары хисабына ташламалы категорияләргә караган 5–11 сыйныф укучылары да бушлай кайнар ризык алалар. Хәзерге вакытта социаль яктан якланмаган гаиләләрдәге балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы гражданнарның балалары, сәламәтлеге чикле балалар – бу 15 меңнән артык бала, ягъни Казандагы өлкән сыйныф укучыларының гомуми санының 18 проценты ташламалы кайнар ризык белән туклана.

Хәзерге вакытта Казан шәһәренең барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә гамәлдә булган ризыклар исемлеге «Гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларны тукландыруны оештыруга карата санитария таләпләренә»нә туры килә. Меню укучыларның яшь категорияләре буенча билгеләнгән тәүлеклек рационның сезонлылыгын, төп азык матдәләренең кирәкле күләмен һәм кирәкле калориялелеген исәпкә алып төзелгән.

Туклану департаменты Татарстанның эре җитештерүчеләре: «Казан сөт комбинаты», «Казанның 3 нче номерлы икмәк заводы» акционерлык җәмгыяте, «Казанның 2 нче номерлы икмәк заводы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Вивид» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (Бөгелмә), «Казан май комбинаты» акционерлык җәмгыяте, «Алтын казан» җитештерү-сәүдә фирмасы, «Яшел Үзән сөт комбинаты» акционерлык җәмгыяте, ««Касыйм» сөт комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Бөгелмә сөт комбинаты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Алексеевск сөт-консерв комбинаты» ябык акционерлык җәмгыяте, «Икмәк-кондитер комбинаты» акционерлык җәмгыяте, «Алабуга ит-консерв комбинаты» акционерлык җәмгыяте, «Пестречинка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, «Кукмарагрохимсервис» акционерлык җәмгыяте, «Казан тегермәне» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм башкалар белән эшли. Департамент балалар ризыклары әзерләү өчен продуктларның 80 процентын җирле җитештерүчеләрдән сатып ала.

Хәзерге вакытта күзәтелә торган бәяләр артуына карамастан, Казан мәктәпләрендә кайнар ризык белән туклану бәясе миллионнан артык халкы булган башка шәһәрләр белән чагыштырганда иң түбәне булып кала бирә. Ачык чыганаклардан алынган мәгълүматларга караганда, Уфа мәктәпләрендә төшке аш бәясе 95 сум тәшкил итә, Чебоксарда – 122 сум, Екатеринбургта – 128 сум, Пензада – 138 сум, ә Мәскәүдә 291 сумга җитәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты 2006 елдан бирле гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итә. Хәзерге вакытта предприятие көн саен 308 меңнән артык кешене ризык белән тәэмин итә.

Барлык яңалыклар