Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.09.2021, 10:37

Яздан бирле Казанда волонтерлар көче белән 27 км яр буе территорияләре чистартылды

Шәһәр халкы шулай ук сирәк очрый торган үсемлекләрне саклауга юнәлтелгән экологик акцияләрдә катнашты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь, Ксения Швецова). Казанда яздан «Уникаль су объектларын саклау» проекты кысаларында су объектларына якын территорияләрне чистарту буенча 64 акция үткәрелде. Анда 2 меңгә якын кеше катнашты, алар 27 км озынлыктагы территорияне чистарттылар. Күмү полигоннарына 3,5 меңнән артык чүп-чар чыгарылган. Актив казанлылар, волонтерлар табигый зоналарны чистартып кына калмый, үсемлекләрнең сирәк төрләрен саклауда да катнаша, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәләхетдинов.

Экологияне саклау мәсьәләләре белән яшьләр кызыксына

Экологик акцияләрдә төрле яшьтәге кешеләр катнаша, әмма соңгы вакытта бигрәк тә табигатьне саклау проблемасы яшьләрне борчый. Булачак экологик акцияләр турында мәгълүматны социаль челтәрләрдә бастырып чыгаралар, бу исә яшь һәм әйләнә-тирә мохит мәсьәләләренә битараф булмаган шәһәрлеләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

«Бу эшкә кушылып, халык шәһәрдә барган үзгәрешләрдә катнаша, әйләнә-тирә мохитне һәм чисталыкны саклау өчен җаваплылык тоя башлый", – дип саный И.Сәләхетдинов.

Мондый экологик акцияләрне һәм өмәләрне оештырганда барлык детальләрне алдан ук уйлап куярга кирәк, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Ирекле ярдәмчеләрне җәлеп итү бездән оештыручылар буларак яхшы эш таләп итә. Әйтик, без кешеләрне җыябыз икән, җыелган чүпне чыгару буенча логистика һәм башка оештыру моментлары җентекләп уйланылган булырга тиеш, –дип ассызыклады Башкарма комитет башлыгы. – Бу мәсьәләләрдә без камилләшәчәкбез һәм шуның белән бергә шәһәребезне камилләштерәчәкбез».

Экологлар белән бергә казанлылар Кызыл китапка кергән үсемлекләрне коткара

Татарстан башкаласында 30 гектар мәйданлы «Рус-Немец Швейцариясе табигый ызаны» төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәленә зур игътибар бирелә. Узган елның ноябрендә биредә төзекләндерү буенча беренче эшләр башкарылды, аерым алганда, купель белән махсус мәйданчык җиһазландырылды, дип искәртте И.Сәләхетдинов.

Әлеге территориядә даими рәвештә экологик акцияләр үткәрелә – әйтик, быел апрель аенда биредә наратлык балтырганына каршы көрәшкә юнәлдерелгән өмә үткәрелде.

Моннан тыш, эколог-активистлар соравы буенча, үсемлекләр, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр популяциясен саклау өчен узган ел шәһәр Башкарма комитеты Торф урамындагы 4,2 га мәйданлы җир кишәрлеген резервлап, аеруча саклана торган табигый территория статусын алды.

«Быел әлеге территориядә яшь натуралистлар түгәрәгенә йөрүче яшь натуралистлар өчен агач борыс белән тышланган модульле көнкүреш бинасы урнаштырылды», – дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе.

Июльдә табигатьне саклау бөтенроссия җәмгыятенең Татарстан республика советы экологлары-активистлары һәм вәкилләре белән берлектә бу участокта Кызыл китапка кергән 700 төп Себер сусынын утырту буенча акция үткәрделәр.

Утырту материалын КНИТУ-КХТИның «Биотехнологияләрнең инженерлык проблемалары» лабораториясендә экологик түгәрәктә шөгыльләнүчеләр үстерде.

12-нче сентябрьдә Аккош һәм Кече Акчарлак күлләрендә тагын бер акция узды – бу юлы 300-дән артык су сусыны тамыры күчереп утырту буенча, ул элек кибә торган болында үскән.

«Моның кирәклегенә табигатьне саклау буенча Бөтенроссия җәмгыятенең сирәк төрләрне реинтродукцияләү секциясе җитәкчесе Сергей Мухачев игътибар итте, – дип аңлатты И.Сәләхетдинов. – Белгечләр сусыннарны коткару биотөрлелекне саклау максатларына хезмәт итәчәк һәм сулыкларның биотопларын тизрәк тернәкләндерүгә һәм торгызуга ярдәм итәчәк, дип ышана».

Мондый акцияләр шәһәрләрнең экологиясен саклау өчен генә түгел, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен дә зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров. Кагыйдә буларак, югары экологик культуралы шәһәрләрдә бик көчле волонтер берләшмәләре һәм экспертлар бар, алар ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген аңлата. Һәм бу бурычларны үтәүче ирекле ярдәмчеләр дә бар, – дип өстәде ул. – Бездә бу тәҗрибә формалаша гына башлады, безгә экспертлар, биологлар, экологлар, ландшафтчылар һәм башка белгечләр даирәсен киңәйтергә кирәк. Волонтерлар эшчәнлеге һәм алар китергән файда турында күбрәк сөйләү мөһим – шуның белән без алар рәтенә яңа шәһәрлеләрне җәлеп итәчәкбез».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 27.09.2021
Видеорепортаж
27.09.2021 10:57
Яздан башлап 2 меңгә якын кеше су объектлары янындагы территорияләрне чистарту буенча 64 акциядә катнашты
Барлык яңалыклар