Бүген көндез Казан урамнарын 481 юл эшчесе һәм 287 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 2840 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 363 юл эшчесе һәм 437 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 157 катнаш юл машинасы, 6 кар төягеч, 105 трактор щеткасы, 9 грейдер, 53 фронталь төягеч, 30 "Барсик" мини-төягече, 70 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 40 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 10 тонна реагент һәм 30 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 481 юл эшчесе һәм 287 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Адоратский, Бауман, Бигичев, Блочная, Васильченко, Габишев, Гашек, Таҗи Гыйзәтт, Давыдов, Ибраһимов, Галиәсгар Камал, Кленовая, Комаров, Краснококшайская, Кремль, Курчатов, Литвинов Лукин, Максимов, Малиновая, Мариуполь, Нариманов, Париж Коммунасы, Петербург, Побежимов, Серов, Столяров, Тимирязев, Тэц, Сибгат Хәким, Четаев, Ямашев һ.б.