В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез Казан урамнарын 436 юл эшчесе һәм 220 махсус техника берәмлеге җыештырачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче март). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре Казан урамнарыннан 3 мең тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 508 юл эшчесе һәм 441 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 136 катнаш юл машинасы, 5 кар төягеч, 95 трактор щеткасы, 16 грейдер, 63 фронталь төягеч, 38 "Барсик" мини-төягече, 82 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 436 юл эшчесе һәм 220 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Главная, М.Җәлил, Р.Зорге, Ш.Камал, О.Кошевой, Лукин, К.Нәҗми, Несмелов, Павлов, Париж Коммунасы, Петербург, Пржевальский, Сәйдәшев, Тихорецк, Шамил Усманов, Чернышевский, Горький шоссесы һ.б.