Казан урамнарыннан тәүлек эчендә 3,5 мең тонна кар чыгарганнар
Юлларны җыештыру белән 319 берәмлек махсус техника шөгыльләнде
Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3,5 мең тонна кар чыгарылган, 778 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган. Юлларны җыештыруда 319 берәмлек махсус техника катнашкан.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, төнлә шәһәрдә 3 мм яңгыр яуган. Бүген көндез урамнарны чистартуга 334 берәмлек махсус техника һәм 553 юл эшчесе чыгачак.