В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларны бозлавыктан арындыру өчен 266 тонна материал кулланылган
Денис Гордийко фотосы
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр итүенчә, юлларны һәм тротуарларны кардан чистарту, бозлавыкка каршы материал белән эшкәртү дәвам итә. Бүген көндез урам-юл челтәрен карап тоту эшенә 383 берәмлек техника һәм 522 юл эшчесе җәлеп ителә.
Кыш башыннан шәһәр урамнарыннан 301,2 мең тонна кар чыгарылган. Бозлавыкка каршы тотылган материалның гомуми күләме 28,4 мең тоннаны тәшкил итә.
Шәһәр халкыннан транспорт чараларын парковкага кую мәсьәләсенә җаваплы карауларын сорыйлар – юл кырыенда калдырылган машиналар техниканың сыйфатлы эшенә комачаулый.
Казанлылар юлларның һәм тротуарларның торышы турындагы хәбәрләрне @kznhelpbot телеграм-ботына юллый яисә +7(843)222-72-22 телефон номерына шалтыратып җиткерә ала.