В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез шәһәрне җыештыру эшенә 417 юл эшчесе һәм 315 махсус техника берәмлеге җәлеп ителгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 7,8 мең тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 403 юл эшчесе һәм 585 махсус техника, шул исәптән 153 катнаш юл машинасы, 14 кар төягеч, 141 трактор щеткасы, 19 грейдер, 74 фронталь төягеч, 41 «Барсик» төягече, 130 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителгән.
Казан юлларында тәүлегенә 342 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, шул исәптән 37 тонна реагент һәм 306 тонна ком-тоз катнашмасы.
Бүген көндез урамнарны җыештыруга 417 юл эшчесе һәм 315 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Карны түбәндәге урамнарның участокларыннан чыгарачаклар: Боевая, Большая, Габишев, Гвардия, Гладилов, Дубравная, Карбышев, Ф.Кәрим, С.Садыйкова, Совет, К.Цеткин, шулай ук Жилплощадка микрорайоныннан.
Башка участокларда тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм җәяүлеләр кичү урыннарын җыештыру планлаштырыла.