Очышлар атнага өч тапкыр –дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче август). 2-нче сентябрь көнне Казан белән Истанбул арасында авиарейслар яңартылачак. Очышлар атнага өч тапкыр –дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак.
Казаннан самолет 1.55 сәгатьтә очып китәчәк, Истанбулга 5.50 сәгатьтә төшәчәк. Истанбулдан самолет 21.25 сәгатьтә юлга чыга, Татарстан башкаласына икенче көнне 1.00 сәгатьтә килеп җитәчәк.
Төркиядә 60 көнгә кадәр россиялеләргә виза рәсмиләштерү таләп ителми, дип искә төшерә Казан аэропорты матбугат хезмәте.