В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәскәү урамы участогында инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү буенча эшләр алып барыла
Фото: Денис Гордийко
Ремонт эшләре вакытында Мәскәү урамында транспорт хәрәкәте һәр юнәлештә бер полоса буенча башкарылачак. Шуңа күрә 7 нче троллейбуслар, Мәскәү, Чернышевский һәм Сәетгалиев урамнарына кермичә, вакытлыча «Халитов урамы – Елга порты» маршруты буенча йөреячәк.
Маршрутның үзгәртелгән өлеше Пушкин – Татарстан – М.Девятаев урамнары буенча уза. Яңа тукталышлар кертеләчәк: «Г.Тукай урамы», «Татарстан урамы», «К.Тинчурин урамы», «Автовокзал» «Елга порты».
Маршрутта хәрәкәттәге состав саны һәм троллейбусларның хәрәкәт интервалы үзгәрми. Эш көннәрендә линиягә – 7-8 минут хәрәкәт интервалы белән 11 транспорт берәмлеге, ял көннәрендә 10-11 минут интервал белән 7 берәмлек чыгачак.
Иртән 1 нче троллейбус депосыннан маршрутларга чыккан троллейбуслар тукталышка үз вакытында килеп җитсен өчен «Метроэлектротранс» МУП хезмәткәрләре челтәрләрне күчерү буенча эшләр үткәргән. Борылыш боҗрасы Татарстан һәм Г.Тукай урамнары киселешендә оештырылган.
Казанның транспорт комитеты автомобильчеләргә һәм шәһәр халкына игътибарлы булырга, урнаштырылган юл билгеләре буенча хәрәкәт итәргә һәм маршрутны, кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, алдан планлаштырырга киңәш итә.