Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.01.2022, 13:19

Узган җәйдән алып мөмкинлекләре чикле 2,5 меңнән артык казанлы түләүсез спорт дәресләрендә булган

Иң популяр юнәлешләр – йөзү, иппотерапия, дәвалау физкультурасы.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче гыйнвар, Ксения Швецова). Узган елның август аеннан башлап Казанның спорт объектларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләрдә 2,5 меңнән артык кеше булган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга 2021 елда эш нәтиҗәләре турында хисап барышында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов хәбәр итте.

Түләүсез нигездә дәресләр 13 спорт объекты базасында уздырыла, аларга атнасына уртача 130 кеше йөри. Иң популярлары – йөзү, флорбол, мини-футбол, иппотерапия, дәвалау физкультурасы, хоккей, өстәл теннисы юнәлешләре.

Казан Мэры Илсур Метшин бу темага күбрәк игътибар бирергә кушты. «Еш кына бер йөкләмәләр башкаларга йөкләнә, беренче планга яңа чакырулар чыга. Әмма һәрвакыт өстенлекле булып калырга тиешле бурычлар бар, – диде Мэр. – Район башлыклары белән бергә, спорт корылмаларының үтемлелеген арттыру өчен, тагын бер кат эшләргә кирәк».

Казанда даими рәвештә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен чаралар уза – 2021 елда аларда 800-дән артык бала һәм өлкәннәр катнашты, дип хәбәр итте А.Салихов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда мөмкинлекләре чикләнгән затлар, шул исәптән коляскадагы инвалидлар өчен 7 муниципаль спорт объекты тулысынча җайлаштырылган:  Идел буе районындагы «Акчарлак» йөзү бассейны, Совет районындагы «Ракета» бассейны, Авиатөзелеш районындагы «Триумф», Яңа Савин районындагы «Ватан» йөзү бассейннары, «Ак бүре», «Спектр» спорт комплексларында һәм Совет районындагы Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендәге универсаль спорт заллары. Дәресләрнең тулырак җәдвәле белән сайтта танышырга була.

Киңәшмәдә  Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары  Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

Барлык яңалыклар