Күчмә киңәшмә вакытында алар 169-нчы һәм 47-нче номерлы мәктәпләрдә, шулай ук 148-нче номерлы балалар бакчасында булдылар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). Казан шәһәр Думасы депутатлары 169-нчы һәм 47-нче номерлы мәктәпләрдә һәм Совет районының 148-нче номерлы балалар бакчасында туклану оештыруны контрольдә тотты. Алар шулай ук сәламәтлекне саклау һәм балаларга медицина ярдәме күрсәтү шартларын өйрәнделәр.
Утырышта шәһәр халкының һәм әйләнә-тирә мохитнең сәламәтлеген саклау буенча даими комиссия депутатлары, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсенең балачакны саклау бүлеге вәкиле Резеда Сабирҗанова, азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина катнашты.
Элегрәк депутатларның Туклану департаментында булганнары бар иде, ул вакытта алар урыннарда – мәгариф учреждениеләрендә ризыкларның сыйфатын контрольдә тотарга кирәклеген билгеләп үттеләр. Күчмә утырышта катнашучылар мәктәп менюсы белән таныштылар һәм ризыкларны татып карадылар, департамент белгечләренең һәм пешекчеләрнең югары сыйфатлы эшләвен билгеләп үттеләр.
Шул ук вакытта депутатлар һәр уку йортының үз проблемалары булуга игътибар иттеләр. Мәсәлән, Константиновка бистәсендә урнашкан 47-нче номерлы мәктәп һәм 148-нче номерлы балалар бакчасында булганда, алар эчке биналар исәбенә яки янкормалар төзү исәбенә учреждениеләрнең азык-төлек блокларын киңәйтү зарурлыгын билгеләп үттеләр.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты җитәкчесе Рима Мөхәммәтшина, үз чиратында, укыту ике сменада алып барыла торган мәктәпләрдә пешекчеләр һәм кухня эшчеләренең штат санын арттыру зарурлыгына игътибар итте. «Мәктәптә пешекчеләр саны укучыларның гомуми санына исәпләнгән. Ләкин мәктәптә укыту ике сменада алып барылса, пешекчеләрнең дә ике сменасы булырга тиеш, – диде ул 169-нчы мәктәпне карау барышында. – Хәзер пешекчеләр иртәнге 6-дан кичке 6-га кадәр эшли».
Ашханәләрдән тыш, депутатлар шулай ук медицина кабинетларын карадылар, дарулар, ведомствоара багланышлар һәм мәктәпләрдә медицина персоналы эшчәнлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Барлык сораулар да депутат комиссиясе контроленә алынды. Нәтиҗәләр апрель башына планлаштырылган киңәйтелгән утырышта ясалачак.