Киләсе кышкы сезонда республикада 4 боз кичүен эксплуатацияләүгә тапшыру күздә тотыла.
Фото: Марат Мугинов
Боз кату чоры якынлашу сәбәпле, су объектлары кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра. Ел саен бу вакытта кешеләрнең боз астына китү очраклары теркәлә. 2019-2020 еллар сезонында шул сәбәпле 5 кеше үлгән, тагын 87 кешене коткарып кала алдылар, дип сөйләде Ю.Венедиктов. Гамәлдәге кануннар нигезендә, су объектлары бозына калынлыгы 7 сантиметрдан да ким булган очракта чыгу тыела.
Су объекты аша транспортта бары тик боз кичүләре буенча гына йөрергә мөмкин. Алдагы кышкы сезонда республикада 4 боз кичүен тикшерү һәм файдалануга кертү планлаштырыла: Иске Аракчино - Югары Ослан (Югары Ослан районы), Яшел Үзән - Түбән Вязовые (Яшел Үзән районы), Соколка - Новозакамский (Мамадыш районы) һәм Покровское - Красный ключ (Алабуга районы).
«Кичүнең төп функциясе - транспорт өчен юл булдыру. Әмма бу юл кырые буйлап җәяүлеләр өчен дә кичүләр булдырылачак. Кичүдә боз тикшерелә, таныклык ала, сулыкларның кисешү урыннары контрольдә тотыла», - дип аңлатты Ю.Венедиктов.
Әмма республикада яшәүчеләрнең күбесе кагыйдәләрне санга сукмый һәм кичүләр җиһазланмаган урыннарда бозга чыга, бу бәхетсезлек очракларына, шул исәптән балалар үлеменә китерә. 2011 елның ноябрендә Казанда боз астына китү нәтиҗәсендә 2 бала үлгән, тагын бер бала коткарылган. Мондый бәхетсезлек очраклары республика районнарында да теркәлә.
Еш кына коткаручылар ярдәме белән үлемнән котылып була - мәсәлән, 2017 елның апрелендә Менделеевск районында ярылган боздан 5 кешене коткардылар, шул исәптән бер баланы.
Ю.Венедиктов сүзләренчә, бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен профилактик эш алып барыла, 1-нче сентябрьдән республика мәктәпләрендә 800-гә якын тематик дәрес уздырылган, аларда 27 меңнән артык бала катнашкан. Ноябрьдән су объектлары янында мобиль патруль группалары кизү тора башлаячак, алар боз кату чоры дәвамында эшләячәк.
«Бу төркемнәрнең төп максаты – бозның калынлыгы 7 сантиметрдан юкарак булган очракта гражданнарның бозга чыгуын чикләү, - дип аңлатты спикер. - Әлеге фактны ачыклаганда кисәтү яки административ штраф салу каралган». Физик затлар өчен штраф күләме 1,5 меңнән 2 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 5 меңнән 7 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен - 50 меңнән 70 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Автотранспортның бозга санкцияләнмәгән керүе фактын ачыклаганда, шулай ук административ штраф каралган: физик затлар өчен – 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 8 меңнән алып 12 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – 200 меңнән алып 400 мең сумга кадәр.
Белгечләр даими рәвештә бозга чыккан хокук бозучыларны ачыклаган сулыкларның берсе Казандагы Кабан күле. Ю.Венедиктов сүзләренчә, бу боз кату чорында һәм кышкы вакытта сулыкларның иң куркынычларыннан берсе, чөнки анда суның температурасы даими түгел. «Кабан күлендә суның температурасы тирбәлергә һәм кыш көне +5 градуска кадәр җитәргә мөмкин. Анда ничек кенә карамасаң да, читтән күренми торган ерганаклар күп, – дип аңлатты ул. – Бу күлдә тыя торган аншлаглар урнаштырылган, һәрвакыт җыелма мобиль патруль группалары эшли, әмма шәһәр халкы кагыйдәләрне бозуны дәвам итә. Шуны аңларга кирәк, мондый очракларда бозны беркем дә тикшерми, анда бернинди коткару постлары юк, шуңа күрә үзенне куркыныч астына куярга ярамый».
Бу чорда кыш көне балык тотарга яратучыларга аерым игътибар бирелә. Ю.Венедиктов сүзләренчә, ел саен кышкы чорда татарстанлыларның бозга массакүләм чыгуның 88-96 урыны теркәлә, балыкчыларның гомуми саны дистәләгән меңгә җитә. Боз кату башланганнан бирле Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы су объектларында иң күп балыкчылар тупланган урыннарда һава мендәрендә суднолар кулланып, тәүлек буе эшли торган 9 коткару посты куя.
«Боз астыннан балык тотарга яратучыларга шуны истә тотарга кирәк, кеше салкын суга кергәч, вакыт минутлап кына түгел, секундлап бара», - диде Ю.Венедиктов. Ул бозда үз-үзеңне тотуның куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерде. Көзге бозда, агым булган урыннарда, куаклар, үләннәр калкып торган җирләрдә, чишмәләр булган, елгага инеш сулары койган урыннарда яки җылы агымлы урыннарда сак булырга кирәк. Ерганак һәм җылуларга якын килү тыела, боз өстендә бик күп тишемнәр ясалган урыннарга сак кына якын килергә кирәк.
Җәяүле кичүе өчен зәңгәр яки яшькелт төстәге, һава куыклары булмаган һәм калынлыгы кимендә 7 сантиметр булган үтә күренмәле боз куркынычсыз булып тора. Сөт төсле, ак яки тонык төстәге боз үтә күренмәле боздан ике тапкырга тотрыксызрак - ул кисәк кенә ярылып китәргә мөмкин.
«Төшеп киткән очракта тиз арада сумкаларны ычкындырырга, кулларны киң җәеп, корсакка ятарга һәм куркыныч зонадан чыгарга тырышырга кирәк. Килгән якка таба гына хәрәкәт итәргә кирәк», – дип ассызыклады ТР кече үлчәмле суднолары буенча баш дәүләт инспекторы.
Ахырдан ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда кече судноларны навигацияләү чорын 20-нче ноябрьдә төгәлләү күздә тотыла. Боз астыннан балык тотарга яратучыларга навигация чоры тәмамланганнан соң бозның 10 сантиметрдан артыграк ныклап катуын көтәргә кирәк.