Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.08.2019, 18:00

Татарстанда яңа уку елыннан «Укучының мәдәни нормативы» проекты старт ала

Проект кысаларында республика һәм аның башкаласы укучылары музей, күргәзмәләр, спектакльләр һәм башка мәдәни чараларга йөриячәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август, Ксения Швецова). Татарстан илнең 9 пилот субъекты арасына керде, аларда яңа уку елыннан «Укучының мәдәни нормативы» проектын гамәлгә ашыру башланачак. Проект кысаларында республика һәм аның башкаласы укучылары музей, күргәзмәләр, спектакльләр һәм башка мәдәни чараларга йөриячәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Казан Экспо» күргәзмә үзәге бинасында узган мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә хәбәр итте.

Проект укучыларның рухи үсешенә, эстетик тәрбиясенә һәм Россиянең мәдәни мирасына хөрмәт булдыруга юнәлдерелгән. «Балаларның интеллектуаль үсеше әхлакый һәм физик үсеш белән гармонияле бәйләнештә булырга тиеш», - дип билгеләп үтте Р.Борһанов.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Мәдәни стратегияләр һәм проектлар белән идарә итү үзәге» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе белән берлектә мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителә торган чаралар исемлеген формалаштыру буенча эш алып бара.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина, Казан Мэры Илсур Метшин, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм педагоглар катнашты.

Фоторепортаж
Республика педагогика советы, «Казан Экспо», 15.08.2019
Видеорепортаж
15.08.2019 15:42
Республика педагогика советы, «Казан Экспо», 15.08.2019
Барлык яңалыклар