Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.02.2024, 17:30

Кыш башыннан Казанда түбәләрне кардан һәм бозлавыктан вакытында чистартмау буенча 730 хокук бозу очрагы ачыкланган

Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре, хокук бозуларны булдырмас өчен, көн саен шәһәр территорияләрен әйләнеп чыгалар

Фото: Марат Мөгыйнов

Сезон башланганнан бирле Казанда объектларны кышкы тоту буенча 1927 хокук бозу очрагы ачыкланган, 520 кисәтү булган. 730 очракта биналарның түбәләре чистартылмаган, 1036 сында территория җыештырылмаган, 161 очракта карны җыю буенча таләпләр бозылган.

Бүгенге көндә түбәләрне кардан һәм боздан вакытында чистартмау аеруча куркыныч тудыра. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, гыйнвар аенда Казанда 83 мм кар яуган, шул исәптән 17-22 нче гыйнварда – 49 мм, ягъни айлык норманың 106% ы. Ә кар катламының биеклеге – 82 см (уртача күрсәткеч 50 см булырга тиеш).

Аномаль кар яуганнан соң шәһәрдә 1,2 мең түбә кардан чистартылган, көн саен 315 кеше эшкә җәлеп ителгән. ТР башкаласын төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, биналарның түбәсе теләсә нинди һава шартларында җәяүлеләр өчен куркыныч тудырмаска тиеш. Әмма түбәдән карны турыдан-туры тротуарга ташлау һәм аннан соң чыгармау очраклары теркәлә, шуңа күрә халык әлеге участокларда хәрәкәт итә алмый һәм юл өлешенә чыгарга мәҗбүр. Кайбер очракларда карны тротуардан юлга күчерәләр, бу автомобильләр хәрәкәтен кыенлаштыра.

Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре, хокук бозуларны булдырмас өчен, көн саен шәһәр территорияләрен әйләнеп чыгалар. Хокук бозулар ачыкланганда, административ материаллар төзелә.

Соңгы атнада чистартылмаган түбә аркасында 39 кисәтү ясалган, тагын 75 е – территорияне җыештырмаганга, җидесе – кар саклау таләпләрен бозганга.

Диана Жиленкова

Барлык яңалыклар