Бүген көндез юлларга 563 юл хезмәте эшчесе чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче март). Узган тәүлек эчендә Казан урамнарыннан 8010 тонна кар чыгарылган. Шәһәр урамнарында кар көрәүдә 631 юл хезмәте эшчесе һәм 586 махсус техника берәмлеге катнашкан. Алар арасында – 86 катнаш юл машинасы, ,59 "Бошунг, 15 кар төягеч, 102 щеткалы трактор, 26 грейдер, 77 фронталь төягеч, 49 "Барсик", 155 үзбушаткыч һ.б.
Тәүлек эчендә Татарстан башкаласы юлларына 140 тонна бозлавыкка каршы катнашма, шул исәптән 10 тонна реагент һәм 130 тонна ком-тоз катнашмасы сибелгән.
Бүген көндез, районнар администрацияләре мәгълүматлары буенча, Казан урамнарын кардан чистарту эшендә 563 юл хезмәте эшчесе һәм 306 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 835,9 мең тоннадан артык кар чыгарылган, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.