Бүген урамнарны җыештырырга 544 юл эшчесе һәм 380 берәмлек техника чыкты.
Фото: Денис Гордийко
Кар 2-нче Даурия, 25 нче октябрь, Агрономия, Адоратский, Әмирхан, Батурин, Бауман, Богатырев, Вересаев, Восстание, Гагарин, Галактионов, Кол Гали, Главная, Голубятников, Гривка, Даурия, Девятаев, Еники, Тимерьюлчылар, Зорге, Калинин, Карбышев, Кариев, Кәрим, Королев, Короленко, Кошевой, Кремль, Кутузов, Минск, Нужин, Островский, Павлов, Парк, Петербург, Садыйкова, Сәетгалиев, Татарстан, Театр, Тулпар, Фаткуллин, Фучик, Чернышевский, Чехов, Ибраһимов һәм Ямашев проспектлары, Ирек мәйданы, Вокзал яны мәйданы, Оренбург тракты, Зур һәм Кече Дәрвишләр бистәләре, Вознесение, Нагорный, Привольный бистәләреннән, шулай ук башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 12 мең 885 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 578 мең 11 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 281 тонна реагент һәм 312 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан 51 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материал файдаланылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында бастылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгына кабул ителә.