Бүген көндез шәһәрне җыештырырга 364 берәмлек махсус техника чыкты.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 1 нче февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан җыештырырга 564 юл эшчесе һәм 364 берәмлек махсус техника, шул исәптән 58 катнаш юл машинасы, 75 трактор щеткасы, 97 үзбушаткыч, 67 фронталь төягеч, 39 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыкты.
Кар 2 нче Калининград, Адоратский, Әмирхан, Батурин, Бауман, Беломорск, Большая Красная, Ботаника, Васильченко, Восстание, Гәрәев, Глушко, Гоголь, Горький, Даурия, Девятаев, Декабристлар, Дзержинский, Ершов, Зорге, Г.Камал, Комаров, Копылов, Королев, Коротченко, Кошевой, Краснококшайск, Кремль, Лена, Липатов, Лобачевский, Магистраль, Мәрҗани, Маркс, Маяковский, Миңнуллин, Набережная, Нариманов, Островский, Парин, Петербург, Сәетгалиев, Сәлимҗанов, Симонов, Спартак, Столяров, Театр, Тихорецк, Фучик, Чапаев, Чернышевский, Чехов, Чуйков урамнары участокларыннан, Ибраһимов, Җиңү, Универсиада һәм Ямашев проспектлары, Ирек мәйданы, Вокзал мәйданы, Оренбург тракты, Вознесенское, Лесной Городок, Старые Горки поселокларыннан, 33 нче Хәрби шәһәрчек һәм Грабарский микрорайоннарыннан, шулай ук урамнарның башка участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә урамнардан 12 мең 665 тонна кар чыгарылган, ә кышкы сезон башыннан – 629 мең 393 тонна кар, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юлларда тәүлеккә 328 тонна реагент һәм 560 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган, ә сезон башыннан – 53 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы материаллар.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә кар чистарту буенча кайнар линияләр эшли. KZN.RU порталында урнаштырылган район администрацияләре телефоннары буенча да, «Ачык Казан» сервисы аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Рөхсәтсез кар ташлау фактлары турында хәбәрләр ТР Экология министрлыгында кабул ителә.