Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 387 юл эшчесе һәм 305 махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). Бүген көндез Казан урамнарын кардан чистартырга 387 юл эшчесе һәм 305 берәмлек махсус техника, шул исәптән 63 катнаш юл машинасы, 73 трактор щеткасы, 72 үзбушаткыч, 44 фронталь төягеч, 28 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар Аграр, Алмагач, Бауман, Васильченко, Вишневский, Восстание, Таҗи Гыйззәт, Ершов, Копылов, Коләхмәтов, Латыйпов, Латыш Укчылары, Минск, Петербург, Подгорная, Совет, Южно-Промышленная, шулай ук Ибраһимов проспекты, Мамадыш тракты һәм башка урам участокларыннан чыгарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 3,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 573 махсус техника һәм 460 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 643 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 656 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 54,7 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.