Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 377 юл эшчесе һәм 344 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 377 юл эшчесе һәм 344 берәмлек махсус техника, шул исәптән 64 катнаш юл машинасы, 71 трактор щеткасы, 98 үзбушаткыч, 55 фронталь төягеч, 32 «Барсик» минитөягече һәм башка техника чыгачак.
Кар чыгару Бауман, Беломорск, Восстание, Гагарин, Голубятников, Губкин, Ломжа, Петербург, Клара Цеткин, Шмидт урамнары участокларыннан, шулай ук Әмәт магистрале, Мамадыш тракты участокларыннан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 6 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 480 берәмлек махсус техника һәм 370 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 629 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 782 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 53,3 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.