В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын кардан чистартырга 358 юл эшчесе һәм 333 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче гыйнвар). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 358 юл эшчесе һәм 333 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 53 катнаш юл машинасы, 66 трактор щеткасы, 107 үзбушаткыч, 49 фронталь төягеч, 31 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару түбәндәге урамнар участокларыннан башкарылачак: 1 Май, 2 нче Азино, Авангард, Айдаров, Әхтәмов, Бауман, Безымянная, Боевая, Ботаника, Восстание, Гагарин, Кол Гали, Гвардия, Горький, Дзержинский, Дубравная, Фатых Кәрим, Кремль, Гадел Кутуй, Кызыл Армия, Магистраль, Максимов, Маяковский, Мөштәри, Каюм Насыйри, Некрасов, Павлов, Петербург, Идел буе, Пушкин, Родина, Сара Садыйкова, Сафьян, Седов, Тверь, Техника, Габдулла Тукай, Клара Цеткин, Борһан Шәһиди, Щапов, Энгельс, Камалеев проспекты, Ирек мәйданы, Нокса авышлыгы һәм башка участоклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 13,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 935 махсус техника һәм 457 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 408,7 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 835 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 42,1 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.