В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген көндез шәһәр урамнарын кардан чистартуга 325 юл эшчесе һәм 334 махсус техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
Карны Аграр, Адоратский, Айдаров, Әмирхан, Арбузов, Бирюзовая, Взлетная, Петр Витер, Галеев, Гвардия, Губкин, Даурия, Декабристлар, Дементьев, Ельнинская, Ершов, Зорге, Ильич, Искра, Карбышев, Кареев, Копылов, Космонавтлар, Красиков, Краснококшайск, Коләхмәтов, Курск, Курчатов, Гадел Кутуй, Максимов, Новаторлар, Павлов, Парк, Сахаров, Сеченов, Солидарность, Фрунзе, Сигат Хәким, Клара Цеткин, Челюскин, Чистай, Чуйков, Ибраһимов проспекты, Камалеев, Себер тракты, Себер тыкрыгы, Совет мәйданы, Өченче транспорт дамбасы, шулай ук Вознесение бистәсе урамнары участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 8760 тонна кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруга 596 махсус техника берәмлеге һәм 368 юл эшчесе җәлеп ителгән, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 136,6 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Шәһәр юлларында соңгы тәүлектә 1018 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган. Сезон башыннан юл хезмәтләре 23,3 мең тоннадан артык бозлавыкка каршы катнашма кулланган.