Үткән тәүлектә юлларны җыештыруга 608 эшче һәм 408 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Фото: Денис Гордийко
Бүген көндез кар Аграр, Батурин, Бондаренко, Вишневский, Гвардия, Даурия, Декабристлар, Ершов, Зорге, Каспий, Космонавтлар, Кремль, Г.Кутуй, П.Лумумба, Павлюхин, Петербург, Уң як Болак, Фучик, С.Хәким, Центральная (Салмачы), К.Цеткин, Чернышевский, Чистай, Себер тракты урамнарыннан, Камалиев һәм Ямашев проспектларыннан чыгарылган.
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан кар эретү пунктларына һәм коры чүплекләргә 411,5 мең тонна кар чыгарылган.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.