Бүген көндез шәһәрне җыештыруда 336 юл эшчесе һәм 274 махсус техника берәмлеге катнашачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартырга 336 юл эшчесе һәм 274 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 55 катнаш юл машинасы, 59 трактор щеткасы, 63 үзбушаткыч, 47 фронталь төягеч, 32 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны Адоратский, Әмирхан, Беломорск, Бухарская, Вербная, Габишев, Гагарин, Гафури, Гыйззәт, Горсоветская, Давыдов, Декабристлар, Дубравная, Ипподром, Карбышев, Комаров, Копылов, Короленко, Кол Гали, Ленинград, Мариуполь, Мир, Назарбаев, Нариманов, Павлюхин, Родина, Фрунзе, Хәким, Цеткин, Чистай, шулай ук Мамадыш, Оренбург трактлары һәм башка участоклардан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 6,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 520 махсус техника һәм 390 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 937 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 81 тонна бозлавыкка каршы материал кулланылган, сезон башыннан – 78,7 мең тоннадан артык.