Бүген көндез шәһәрне җыештыруда 349 юл эшчесе һәм 301 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче март). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 349 юл эшчесе һәм 301 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 56 катнаш юл машинасы, 65 трактор щеткасы, 72 самосвал, 51 фронталь төягеч, 31 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Карны Айдаров, Әмирхан, Батурин, Бауман, Бигичев, Волгоград, Восстание, Главная, Глушко, Декабристлар, Достоевский, Дубравная, Еники, Зорге, Ипподром, Кремль, Лукницкий, Максимов, Нариманов, Павлов, Павлюхин, Парин, Петербург, Совет, Театр, Сибгат Хәким, Чистай, шулай ук Камалеев проспекты, Оренбург тракты, Ирек мәйданы, Ферма шоссесы һәм башка урамнар участокларыннан чыгарачаклар.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 7,4 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 614 махсус техника һәм 401 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 904 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлеккә 459 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 77,9 мең тоннадан артык.