В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез шәһәр урамнарын кардан җыештыруга 385 юл эшчесе һәм 287 берәмлек махсус техника чыгачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче февраль). Бүген көндез Казанда урамнарны кардан чистартуга 385 юл эшчесе һәм 287 берәмлек махсус техника чыгачак, шул исәптән 61 катнаш юл машинасы, 64 трактор щеткасы, 69 үзбушаткыч, 50 фронталь төягеч, 28 «Барсик» минитөягече һәм башка техника.
Кар чыгару 2 нче Тура, Аграр, Адоратский, Әмирхан, Аэропорт, Батыршин, Бондаренко, Васильченко, Вахитов, Воровский, Девятаев, Интернациональная, Качалов, Копылов, Коләхмәтов, Литвинов, Патрис Лумумба, Лядов, Максимов, Мусин, Начальная, Несмелов, Павлюхин, Пролетар, Рощинская, Татарстан, Тэцевская, Халтурин, Үзәк Мариуполь, Чистай, Чуйков, Ямашев проспекты, Вахитов, Ирек мәйданы, Киров дамбасы, Мамадыш тракты , Нокса авышлыгы участокларыннан һәм башкалардан башкарылачак.
Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 6,5 мең тоннадан артык кар чыгарылган, шәһәрне җыештыруда 588 махсус техника һәм 452 юл эшчесе катнашкан, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитетында. Кышкы сезон башыннан шәһәр урамнарыннан 686,1 мең тоннадан артык кар чыгарылган.
Юлларда тәүлек эчендә 367 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган, сезон башыннан – 62,3 мең тоннага якын.