Узган тәүлектә юлларны чистартуга 666 эшче һәм 496 берәмлек техника чыккан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы гыйнвар). Кышкы сезон башыннан Казан урамнарыннан 567 мең тонна кар чыгарылган, шуның 370 мең тоннасын кар эретү пунктларына, тагын 197 мең тоннасын коры чүплекләргә озатканнар.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 11 мең 770 тонна кар чыгарылган. Кар эретү пунктларына – 6810 тонна, коры чүплекләргә 4960 тонна китерелгән. Юлларны җыештыруда 666 эшче һәм 496 махсус техника, шул исәптән 32 катнаш юл машинасы, 46 трактор щеткасы, 9 кар төягеч, 22 грейдер, 187 үзбушаткыч, 175 төягеч катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы юлларны чистарту буенча мөрәҗәгатьләрне «Ачык Казан» системасы аша, 063 телефоны буенча, Башкарма комитетның Telegramдагы «Минем Казаным» чат-боты ярдәмендә калдыра ала.
Ишегалларында кар чистарту өчен идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җаваплы. Йорт яны территориясен җыештыру сыйфаты гамәлдәге нормативларга туры килмәсә яки ниндидер сәбәпләр аркасында торак милекчеләрен канәгатьләндермәсә, алар идарәче оешмага мөрәҗәгать итә, «Ачык Казан»да гариза калдыра яки Дәүләт торак инспекциясенә шикаять бирә ала.